Якшәмбе, 4 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

2020 елның апрелендә Пенсия фонды ана (гаилә) капиталына сертификатларны гражданнарның ПФРга шәхси мөрәҗәгатьеннән башка бирә башлады. Димәк, бала туганнан соң, ана (гаилә) капиталына хокук бирүче сертификат автомат рәвештә рәсмиләштерелә һәм гаилә, сертификат алу өчен мөрәҗәгать итмичә, законда каралган теләсә нинди юнәлешләр буенча акча белән эш итә ала. Моның өчен кирәкле барлык мәгълүматларны Пенсия фонды мөстәкыйль рәвештә соратып ала.

Пенсия фонды ана капиталына хокук бирүче баланың туу турында мәгълүматларны Граждан хәле актларын теркәү дәүләт реестрыннан ала.

Сертификат алу турындагы мәгълүматлар Пенсия фондының мәгълүмат системасында теркәлә һәм ПФР сайтының әни кешенең шәхси кабинетына һәм дәүләт хезмәтләре порталына җибәрелә.

Исегезгә төшерәбез, 2021 ел башыннан ана капиталы 3,7% ка индексацияләнгән. Аның күләме беренче балага 483 881,83 сум тәшкил итә, ә икенче бала туганда (уллыкка алганда) капитал 155 550 сумга артачак. 2020 елга кадәр беренче балалары туган, ә 2020-2021 елда икенче бала туган гаиләләр өчен ана капиталы суммасы 639 431,83 сум тәшкил итәчәк.

Чәршәмбе, 19 май 2021, 11:32