Якшәмбе, 4 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 20 маенда көндез (8 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр) урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшенле яңгыр, боз явуы фаразлана. Җилнең тизлеге секундына 18-23 метр, урыны белән 25-27 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Яр Чаллыда алмашынучан болытлы һава көтелә. Төнлә явым-төшемсез. Көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен, боз явуы ихтимал. Җил көньяк-көнчыгыштан, секундына 8-13 метр, көчәйгән вакытта 18-23 метр, урыны белән секундына 25-27 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Минималь һава температурасы төнлә +15..+18˚, түбән урыннарда +10..+13˚. Көндез максималь һава температурасы +25..+29˚.

Чәршәмбе, 19 май 2021, 14:36