Якшәмбе, 4 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Победа» ябык футбол манежы Яр Чаллы мәктәп футбол лигасының иң яхшы уенчыларын җыйды. Биредә мәктәп командаларының финал уены узды. Матчта Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев та булды.

Беренче урын өчен «Волки 77» һәм «Кенгуру 30» командалары көч сынашты. Әлеге командалар 32 мәктәп командасы арасында лидер булды. Турнирларда  барлыгы 323 бала катнашты. Мәктәп футбол лигасының популярлыгы елдан-ел арта бара. Проектны тормышка ашыру дәверендә анда 4 меңнән артык  бала катнашты.

«Футбол - дөньяда 1 нче уен. Безнең шәһәр өчен мәктәп футбол лигасы проекты бик кирәк иде. Яр Чаллыда футболны яраталар һәм хөрмәт итәләр! Без "КАМАЗ" футбол клубы тарихын беләбез. Аларга яхшы алмаш үсеп килә, яшь буын чаллылылар футболны ярата, футбол белән яши. Мин үзем дә мәктәптә, үсмер һәм студент чакта футбол уйнарга ярата идем. Бүген туп тибүче әлеге яшүсмерләргә карап, шул вакытларны искә төшерәм. Бүген футбол уйнау өчен шартлар 15-20 ел элек белән чагыштырганда, күпкә яхшырак, шул исәптән Чаллыда да. Бер ел элек биредә дә ялан кыр иде. Бер ел эчендә без искиткеч футбол манежы бинасын төзедек. Бүген ул шәһәрдәшлеребезнең олысына да, кечесенә дә хезмәт итә. Әлбәттә, бу безне сөендерә»,– дип билгеләде Наил Мәһдиев.

Мәктәп футбол лигасы – шәһәрнең уникаль спорт проекты, илдә аңа аналоглар юк. Чаллыда ул инде алтынчы ел гамәлгә ашырыла. Бу ул үзенең танылган формасына, логотипына, иганәчеләренә ия мөстәкыйль профессиональ оешма. Проектка шәһәр җитәкчелеге тарафыннан актив ярдәм күрсәтелә. 2016 елда «Мәктәп футбол лигасы» проекты «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе тарафыннан расланды.

Проектның координаторы -  Шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов. Шулай ук проект «Яшүсмер» яшәү урыны буенча клублары үзәге ярдәмендә башкарыла.

Җиңүчеләргә кубокны Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев һәм мәктәп футбол лигасы президенты Эдуард Фәттахов тапшырды.

Чәршәмбе, 19 май 2021, 17:18