Якшәмбе, 4 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Автозавод районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Нина Семеновна Бояршинова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Нина Семеновна 1931 елның 20 маенда Пермь өлкәсенең Ново-Мельничная авылында туган. Сугыш башланганда аңа 10 яшь була. Яшүсмерләрнең барысы да өлкәннәр белән иртән кичкә кадәр колхозда эшләгән. Сугыш беткәч ул Оханск шәһәренең педагогия училищесына укырга керә.  Eчилищеда дүрт ел белем ала, аннан башлангыч мәктәп укытучысы булып эшли. Шунда булачак тормыш иптәше белән таныша. 1953 елда Пермьгә күчеп, балалар бакчасына тәрбияче булып эшкә урнаша.

1974 елда гаилә Яр Чаллыга күченеп килә. Нина Семеновна 34 нче балалар бакчасына тәрбияче булып урнаша, анда 12 ел эшли һәм 55 яшендә лаеклы ялга чыга. Эш дәверендә Мактау грамоталары белән бүләкләнә, «Хезмәт ветераны» исеменә лаек була.

Тормыш иптәше белән 65 ел гомер итәләр. Ветеранның ике кызы, 3 оныгы һәм 3 оныкчыгы бар.

Юбилярны Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Автозавод районы хакимияте Башлыгы урынбасары Елена Әлмөхәммәтова, Автозавод районы территориаль иҗтимагый үзидарәләрне үстерүгә ярдәм итү Ассоциациясе Идарәсе рәисе Венера Наумкина, 27 комплексның ветераннар Советы рәисе вазыйфаларын башкаручы Людмила Сәйфуллина котлады.

Пәнҗешәмбе, 20 май 2021, 10:53