22 май көнне Яр буе паркында ( "Лесная" тукталышы) спорт ориентлашуы буенча «Россия Азимуты 2021» массакүләм чарасы спорт чарасы уздыралачак. Рәсми ачылыш тантанасы сәгать 10:00 башлана.
10:30 ярышлар 1987-2000 елгы ир-атлар һәм хатын-кызлар, 2005-2006 елгы ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында узачак;
10:50 2009 елгы һәм аннан яшьрәк ир-атлар һәм хатын-кызлар, 1967 -1986 елгы ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында узачак;
11:10 2001-2002 елгы яшүсмерләр; 1966 елгы һәм аннан өлкәнрәк ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында узачак;
11:30 2007-2008 елгы егетләр һәм кызлар, 2003-2004 елгы егетләр һәм кызлар арасында узачак;
12:30 - ярышлар тәмамланачак.
Җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү һәр ярыш этабыннан соң булачак.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 20 май 2021, 13:18