Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Сишәмбе, 23 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Чаллының җиде меңнән артык чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады. 30 нчы мәктәпне тәмамлаучыларны тантаналы вакыйга белән котларга шәһәр мэры Наил Мәһдиев килде. Ул укытучыларны, балаларны һәм аларның ата-аналарын, бәйрәм чарасына җыелучыларны җылы сәламләде.

Быел биредә беренче тапкыр 11 "И" һәм 11 "М"инженер һәм медицина сыйныфлары чыгарыла.

"Алда сезне, бәлки, катлаулы, әмма кызыклы тормыш көтә. Үзегез өчен югары максатлар куегыз. Бу үрләрне яуларсыз, ышаныгыз. Барысы да үзегездән, сезнең теләктән, тырышлыктан тора. Кайда гына яшәсәгез дә, эшләсәгез дә, мәктәбегезне, туган шәһәрегезне онытмагыз", – диде Наил Мәһдиев.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министры Илсур Һадиуллин исеменнән чыгарылыш сыйныф укучыларын Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгының гомуми белем бирү бүлеге башлыгы Тамара Федорова котлады: «Кадерлеләрем минем, сезгә бәхет елмайды. Сез конкурентлыкка сәләтле уку йортын тәмамлыйсыз. Мәгариф системасында без нинди генә күрсәткечләр алмасак та, Чаллы һәрвакыт алдынгы позицияләрдә», - дип билгеләп үтте ул. 

Әйтергә кирәк, Яр Чаллыда 11 сыйныфны тәмамлаган 248 укучы быел «Укудагы аеруча уңышлары өчен» медале белән бүләкләнергә дәгъва итә.


Шимбә, 22 май 2021, 14:43