Якшәмбе, 24 ноябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Чаллыда IV чакырылыш Шәһәр Советының җиденче утырышы узды. Депутатлар даими комиссияләрнең уртак утырышында каралган 11 мәсьәләне расладылар. Утырыш шәһәр мэры Наил Мәһдиев рәислегендә узды.

Башкарма комитет Җитәкчесе урынбасары, финанслар идарәсе башлыгы Светлана Мулюкова бюджетның керем өлешенә кертелгән үзгәрешләрне расларга тәкъдим итте. Ул Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә 95 млн 622 мең 985 сумлык башка бюджетара трансфертларны исәпкә алырга кирәклеген билгеләп үтте. Әлеге акчалар спорт җиһазлары һәм инвентарь сатып алуга, спорт оешмаларын җиһазлау өчен махсус кием-салым сатып алуга, хоккей буенча РФ һәм ТР чемпионатында спорт оешмалары командаларының катнашуы һәм спорт әзерлеге программасын тормышка ашыруга, тармак белгечләренә хезмәт хакы түләү, дәүләт социаль сәясәтен гамәлгә ашыру чараларына, «Кызыл тау» мәдәният үзәге каршындагы виртуаль концерт залларына, шәһәрнең социаль яктан әһәмиятле объектларын төзекләндерүгә, территориаль иҗтимагый үзидарәләр җитәкчеләренә компенсация түләүләрен финанс ягыннан тәэмин итүгә, территориаль иҗтимагый үзидарәләр җитәкчеләренә компенсация түләүләрен финанс ягыннан тәэмин итүгә, «Татарстан Республикасының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсында җиңүчеләргә һәм призерларга грантлар бирү, җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүгә, шул исәптән социаль әһәмиятле объектларны төзекләндерүгә һәм ремонтлауга грантлар бирүгә тотылачак.

«2021 елның 1 гыйнварына калган һәм ТР Президенты тарафыннан килештерелгән акча хисабына шәһәр бюджетында «Җиңү Салюты» театральләштерелгән тамашасын оештыруга һәм үткәрүгә 4 млн 309 мең 300 сум, контроль-күзәтчелек органнары актларын үтәү максатыннан белем бирү оешмаларының, мәдәният һәм яшьләр сәясәте учреждениеләренең ремонт эшләрен башкаруга 60 млн сум, белгечләргә грантлар түләүгә 60 млн сум акча каралган.- медицина учреждениеләре табибларына-10 млн 500 мең сум, «Газпром» газ заправкасы станциясе объектын сатып алуга– 6 млн 740 мең сум, Замелекесье районында трамвай юлларын проектлауга-20 млн сум, мәгариф учреждениеләренең яңа челтәрләрен тотуга-20 млн сум акча каралган», - дип хәбәр итте Светлана Мулюкова.

Наил Мәһдиев Яр Чаллыда чакыру буенча килгән табиблар өчен матди ярдәм суммасын арттырачаклар дип билгеләп үтте: «Федераль, республика ярдәме һәм җирле идарә органнары тырышлыгы белән без икътисадыбызны саклап кала алдык һәм тиешле бурычларыбызны утәдек, хәтта арттырып та үтәячәкбез. 500 млн сумнан артык өстәмә керемнәребез бар. Аларны без шәһәрдәшләребезнең ихтыяҗларына сарыф итәчәкбез. Бу чыгымнар республика Президенты белән килештерелгән. Сүз шәһәргә чакыру буенча килгән табибларга өстәмә түләүләрне арттыру турында бара. Безнең республика программасы бар, аның кысаларында шәһәргә килүче һәр табиб грант буенча 800 мең сум акча ала. 2019, 2020 елларда без шәһәр бюджетыннан икътисадыбызның яхшы нәтиҗәләре хисабына, тагын 100 мең сум өстәдек. Быелдан без 200әр мең сум акча түләргә планлаштырабыз», - дип аңлатты мэр.

Шулай ук депутатлар урам-юл челтәре элементларына исем бирү өчен тавыш бирделәр. Бу сорауга Башкарма комитет Җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов аңлатма бирде: «Яр Чаллы шәһәре Уставының 28 статьясы нигезендә топонимика комиссиясе, гражданнарның шәһәр урамнарына исем бирү турындагы мөрәҗәгатен карап, түбәндәгеләрне тәкъдим итә: Нурми Шәрипов урамыннан шәһәр чигенә кадәр юл өлешенә, бу Тукай муниципаль районының Күпер урамын дәвам итү, Нурми Шәрипов урамы исеме бирергә. Шәхси секторда Абдурахман Әпсәләмов проспектыннан алып Шәһәр чигенә кадәр, Тукай муниципаль районының Карамельная урамы дәвамы, «Колосковая урамы» исеме бирергә».

Моннан тыш, депутатлар Шәһәр Советының аерым карарларына һәм Шәһәр Уставына үзгәрешләр кертүне хуплады.

Пәнҗешәмбе, 27 май 2021, 14:54