Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Сишәмбе, 23 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Россия эшкуарлары көнен бәйрәм итү алдыннан « Лучший Совет Предпринимателей » II республика конкурсына йомгак ясалды. Яр Чаллы шәһәре Эшкуарлык советы «Муниципаль районда уңай эшлекле климат формалаштыруга өлеш керткән өчен» номинациясендә җиңүче булып табылды.

Билгеләп үтик, Яр Чаллы шәһәре мэры каршындагы Эшкуарлык советы 2018 елда оештырылды. Совет утырышлары квартал саен үткәрелә. 2020 елда яңа коронавирус инфекциясе таралу шартларында эшмәкәрләр мәсьәләләре буенча сигез утырыш үткәрелде.

Видеоконференцэлемтә режимында кредит оешмалары вәкилләре, «Тулпар» базары эшкуарлары, реклама тармагы эшкуарлары белән очрашулар узды. Фикер алышуга чыгарылган темалар арасында - бизнес алып бару һәм эшләү, эпидемиологик хәл аркасында зыян күргән тармак эшмәкәрләренә ярдәм итү мәсьәләләре. кече бизнеска дәүләт ярдәме күрсәтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, эшкуарларның кредит ресурсларыннан файдалана алуын киңәйтү, җир кишәрлекләрен арендалау һ. б.

Пәнҗешәмбе, 27 май 2021, 13:43