Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Сишәмбе, 23 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Бүген Яр Чаллыда Бөек Ватан сугышы башлануының 80 еллыгына багышланган мемориаль елга маршы узды. Бу Идел, Ак, Кама елгалары буенча 12 нче аерым Гвардия Кызыл Байраклы Кенигсберг-Городокский  инженерлар бригадасының понтон ротасының су юлларыннан үтүе.

Идел елгасы буйлап понтон ротаның «Хәтер акциясе» хәрәкәте 15 майда Уфадан башланып китә. Идел елгасы һәм аның кушылдыклары буйлап 28 көн дәвамында ул ике мең чакрымнан артык араны йөзеп узып, Волгоградка барып җитәчәк.

Корабта заманча хәрби техника күрсәтелгән музей бар. Чаллылылар Россия Федерациясе Кораллы Көчләренең инженерлык гаскәрләренең кораллану чаралары экспозициясе белән таныша алдылар.

Бөек Ватан сугышы башлануының 80 еллыгына багышланган акция 2021 елның 22 июнендә Волгоградта төгәлләнәчәк, анда Үзәк хәрби округның хәрби хезмәткәрләре Мамай курганындагы «Сталинград сугышы геройларына» һәйкәл-ансамбле территориясендә "Хәтер акциясендә" катнашачак.

Пәнҗешәмбе, 27 май 2021, 16:51