Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Сишәмбе, 23 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Бүген Яр Чаллыда «Россия Пенсионерлар берлеге» иҗтимагый оешмасының җирле бүлекчәсе инициативасы белән «Рисуем любимый город» проекты старт алды. Проектта «Мәдәният һәм мәгариф» факультетының өченче буын университеты студентлары катнаша. Өч уку елы дәвамында бу факультетта 163 чаллылар белем алган. Проект программасында ачык һавада мастер-класслар каралган. Рәсем укытучылары пейзаж, натюрморт, портрет, рәсем, натурадан ясау жанрларын үзләштерергә ярдәм итәчәк. Бүген ГЭС поселогының Үзәк урамында мастер-класс узды.

Өлкән буын чаллылыларны әлеге проектның бушлай мастер-классларында катнашырга чакыралар. Мастер-класска 8-937-594-06-91 телефоны буенча язылырга яки Яңа шәһәр, 32/17, 202 нче кабинет адресы буенча Россия Пенсионерлар берлегенең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә гариза калдырырга мөмкин.

Проект шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттаховның финанс ярдәме белән үткәрелә.

Пәнҗешәмбе, 27 май 2021, 17:14