Дүшәмбе, 1 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллы парклары һәм скверларында талпаннардан эшкәртү үткәрелүгә карамастан, шәһәрдә талпан тешләгәннән зыян күрүчеләр бар. Бу хакта матбугат конференциясендә шәһәрнең баш санитар табибы Илгизәр Бариев сөйләде: «Барыбер талпаннар тешләү очраклары бар, чөнки гражданнар талпаннарга каршы эшкәртү үткәрелми торган ял итү зоналарына йөри. Бу очракта мин аларга үзләренә сакланырга , моның өчен төрле репеллентлар кулланырга һәм барлык профилактик чараларны үтәргә киңәш итәр идем. Урманнан яки парктан чыкканда, һичшиксез, киемнәрне, тән өстен карап чыгарга, урманга барганда дөрес киенергә кирәк. Талпанны мөстәкыйль рәвештә алырга кирәкми, травпунктка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шәһәребезнең өлкәннәр һәм балалар поликлиникаларында дәвалау үткәрү өчен барлык кирәкле препаратлар бар", - дип билгеләде ул.

Җомга, 28 май 2021, 12:14