Дүшәмбе, 1 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда парковка кагыйдәләрен бозучы автомобильләрне фотофиксацияләү өчен яңа «Дозор» системасы барлыкка килде. Сүз автомобильгә куела торган сертификацияләнгән мобиль аппарат комплексы турында бара. Ишегаллары буйлап узганда ул хокук бозуларны берьюлы ике яктан теркәп барачак, аппарат шулай ук караңгы төшкәндә һәм төнлә эшли ала. Әлеге система турында тулырак административ комиссия рәисе урынбасары Айзирә Хәмзина сөйләде.

«Махсус техник чара ярдәмендә яшелләндерелгән территорияләрдә, балалар һәм спорт мәйданчыкларында, шулай ук йорт янындагы территорияләенрдә куелган транспорт чаралары тикшереләчәк. Бу хокук бозулары өченҗаваплылык Татарстан Республикасы Кодексының 3.17 статьясы буенча каралган, - дип аңлатты Айзирә Хәмзина. - Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 2.6.1 статьясы нигезендә транспорт чараларының милекчеләре административ җаваплылыкка тартыла».

Карарлар административ хокук бозу турында беркетмәләр төзелмичә генә чыгарыла, номерлар БЛ хәрефеннән башлана. Карарда хокук бозу очрагының фотографиясе, вакыты күрсәтелгән булачак.

Дүшәмбе, 7 июнь 2021, 15:26