Җомга, 22 ноябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Балаларны яклау көненә багышланган «Капитошка» бәйрәме Чаллыда 5 июнь көнне узачак. Гадәттәгечә, чара Җиңү паркында, 12:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр узачак. Быел чара инде бишенче тапкыр үткәрелә. Бәйрәм кунакларын концерт программасы, конкурслар, турнирлар, күчтәнәчләр, бүләкләр һәм сюрпризлар көтә.

«Гадәттәгечә, бәйрәмдә  шәһәребезнең шәхси медицина үзәкләренең әйдәп баручы белгечләре катнашында узачак. Биредә тәҗрибәле һәм югары квалификацияле табиблар: ортопедлар, аллергологлар, психологлар, педиатрлар, травматологлар һәм стоматологлар булачак. Ата-аналар аларга үзләрен кызыксындырган сорауларын биреп, балалары белән тулысынча бушлай медицина тикшерүе үтә алачаклар», - дип сөйләде Яр Чаллы шәһәре Сәүдә-сәнәгать палатасы генераль директоры Фәрит Бәшәров. 

Сәламәтлек өлкәсендәге белгечләрдән тыш, оештыручылар нәни чаллылыларны һәм аларның ата-аналарын төрле мәгариф учреждениеләре һәм социаль юнәлешле оешмалар вәкилләре белән таныштырачак. Бу гаилә үсеше һәм яшьләр инновацион иҗаты үзәкләре, мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балалар өчен шәһәр яшьләре оешмалары, һөнәри юнәлеш бирү үзәкләре, көрәш клублары, балалар өчен иҗат студияләре, төрле секцияләр һәм түгәрәкләр. Ә барлык теләүчеләр өчен интерактив мәйданчыкларда тематик мастер-класслар оештырылачак.

Җомга, 4 июнь 2021, 16:22