Дүшәмбе, 25 ноябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Хәзерге вакытта Яр Чаллыда яңа коронавирус инфекциясенең лабораториядә расланган 2 601 очрагы теркәлгән.  Бу күрсәткеч 100 мең кешегә 495,1 тәшкил итә, бу республика буенча уртача күрсәткечтән 13,8%ка түбәнрәк. Әлеге мәгълүматларны Роспотребнадзорның Чаллыдагы территориаль бүлеге җитәкчесе Илгизәр Бариев җиткерде.

Медицина күзәтүенә 93 кеше алынган, 8 481 кеше медицина күзәтүеннән төшерелгән. Хәзерге вакытта бер провизор госпитале – йогышлы авырулар хастаханәсе эшен дәвам итә.

«Беренче компонент белән  46 052 кеше прививка ясаткан, вакцинаның икенче компонентын  34 764 кеше алган. Вакцинациядән соң бер өзлегү очраклары теркәлмәде», – дип хәбәр итте шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Александр Николаев

Билгеләп үтик, шәһәр мэры Наил Мәһдиев та «Спутник V» вакцинасы белән прививка ясатты.

Дүшәмбе, 31 май 2021, 09:56