Шимбә, 19 октябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда Россиянең кече шәһәр театрларының XVIII нче фестивален ачу тантанасы узды. Бу - Милләтләр дәүләт театры эшчәнлегенең төп юнәлешләренең берсе һәм ил төбәкләренең мәдәни тормышында мөһим вакыйгаларның берсе. Фестивальнең сәнгать җитәкчесе - Россиянең халык артисты, РФ Дәүләт премиясе лауреаты Евгений МироновАның инициативасы белән 2010 елдан башлап Фестиваль ел саен үткәрелә. Анда Россиянең кече шәһәрләреннән профессиональ театрлар катнаша.

Яр Чаллыга абруйлы театр форумына илнең төрле төбәкләреннән - Пермь һәм Красноярск крайларыннан, Ленинград, Псков, Свердловск, Кемерово, Самара, Ростов, Иркутск, Липецк өлкәләреннән һ. б. иҗат коллективлары җыелды.

Фестивальне ачу тантанасында катнашучыларны мэр урынбасары Ирина Сәгыйдуллина сәламләде: "Шәһәребездә Россиянең кече шәһәрләр театрларының XVIII нче фестивален кабул итү безнең өчен зур дәрәҗә. Җиде көн эчендә безнең шәһәр халкы һәм кунаклары берьюлы 16 спектакль карый алачак. Әлбәттә, бу театр сәнгатен яратучылар өчен зур бүләк. Фестивальнең оештыру комитетына, Милләтләр театрының сәнгать җитәкчесе, Россия Федерациясенең халык артисты Евгений Витальевич Мироновка бу искиткеч вакыйганы оештырган өчен аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Мондый чаралар безне һичшиксез рухи яктан баета", - диде ул.

Евгений Миронов, чаллылыларны Азатлык мәйданында сәламләп, бу атнада Яр Чаллы Россиянең театр башкаласына әйләнәчәк, дип билгеләп үтте: «Мин таныш йөзләрне дә, фестивальдә беренче тапкыр катнашучыларны да күрәм. Мин барыбызга да нәтиҗәле эш телим, биредә зур белем бирү программасы уза, бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз. Тамашачыларга яңа ачышлар һәм вакытны күңелле үткәрергә телим, ә шәһәргә алга таба да чәчәк атуын телим!» ,- диде ул.

Член жюри фестиваля, народная артистка России Ольга Остроумова поделилась впечатлениями о городе: «У вас так чисто в городе, так зелено, у вас такие хорошие дороги, улыбчивые люди». 

Фестивальнең жюри әгъзасы, Россиянең халык артисткасы Ольга Остроумова Чаллы турындагы хис-кичерешләре белән уртаклашты: «Сезнең шәһәрегез шундый чиста, шундый яшел, юлларыгыз шундый яхшы, кешеләрегез көләч йөзле».

Пәнҗешәмбе, 3 июнь 2021, 19:17