Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Пәнҗешәмбе, 25 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллыда Шамил Усманов урамын төзекләндерү 20% ка башкарылган. Бу хакта Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев хәбәр итте. Контракт буенча эшләрне тәмамлау вакыты -  12 октябрь.

Бүгенге көндә борт ташларын демонтажлау, асфальт-бетон катламын фрезерлау, булачак парковка урыннарына нигез салу буенча эшләр башкарылган,  хәзерге вакытта яктырту баганаларына нигез салу һәм яктырту баганаларын урнаштыру буенча эшләр алып барыла.

Ремонт эшләре «Куркынычсыз сыйфатлы юллар» милли проекты буенча алып барыла.

Дүшәмбе, 7 июнь 2021, 10:36