Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев бүген иртән Шамил Усманов урамындагы ремонт эшләренең барышы белән танышты. Сүз Халыклар дуслыгы проспектыннан Хәсән Туфан проспектына кадәр 1,3 км озынлыктагы участок турында бара. Биредә төзүчеләр 26 мең квадрат метр яңа асфальт салачаклар, 350 яңа парковка урыны барлыкка киләчәк, 205 юл билгесе, 10 ясалма тигезсезлек урнаштырылачак.
Билгеләп үтик, әлеге участокны ремонтлау «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча алып барыла. 100 млн сумлык юл эшләре федераль һәм республика бюджетларыннан финанслана.
Бүгенге көндә объектта 30 кеше эшли, шуларның 10га якыны яктырту урнаштыру белән шөгыльләнә.
"45 яктырту баганасы урнаштырылачак, аларның 28-е Халыклар дуслыгыннан Беляева проспектына кадәр, 17-се Беляевадан Хәсән Туфан проспектына кадәр булачак. Шулай ук 2 мең квадрат метр тротуар төзекләндереләчәк. Хәзерге вакытта яктырту баганаларын урнаштыру буенча эшләр алып барыла, алты метрлы яктырту баганалары җәяүлеләр кичү урыннарында урнаштырылачак, шулай ук эшчеләр асфальт җәюгә керештеләр. Тигезләү катламы җәелгәннән соң, 4,2 мең метр монолит таш җәячәкләр, аннары инде югары катламга күчәчәкләр», – дип сөйләде «ПАД» МУП директоры Марат Анисимов.
Исегезгә төшерәбез, Шамил Усманов урамын, 2017 нче елдан башлап этаплап алып барыла.
"Шамил Усманов урамының алдагы участокларында нинди зур эшләр башкарылганын барыгыз да күрдегез. Бүген бу урамны һич танып булмый, кичен дә, көндез дә. Яңа парковка урыннары, яктырту булдырылган. Без бу эш стандартларын үзебез билгеләдек, алга таба да шуңа нигезләнеп эш итәргә кирәк", - дип билгеләде Наил Мәһдиев.
Төзүчеләр эшләрне 1 сентябрьгә кадәр тәмамларга планлаштыралар.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 8 июнь 2021, 09:31