Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау барышын тикшерде. Ул җаваплы затлар һәм журналистлар белән бергә дүрт йортны карап узды. Башта алар «Мәхәллә» идарәче компаниясенә караган 14/12, 14/16 нчы йортларында булды. Биредә панельара җөйләрне герметизацияләү, фасад һәм түбәләрне җылыту эшләре алып барыла. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, фасадны ремонтлау өчен 2-3 ай чамасы вакыт таләп ителә.
Быел Чаллыда 46 йортның фасадлары һәм 57 йортның түбәсе ремонтланачак. Соңгы эш итеп торак бинаны буяу башкарылачак.
«Фасадларны буяганда 2015 елдан башлап билгеле бер концепциягә нигезләнеп эш итәбез. Мәсәлән, төсләр гаммасын сайлаганда янәшә торган йортларның фасад төсләре дә исәпкә алына, алар бер-берсеннән аерылып тормаска тиеш. Төсләр гаммасы буенча без архитекторлар белән, бу мәсьәләдә катнашырга теләге булган, үз идеяләрен тәкъдим итәргә әзер булган һәркем белән хезмәттәшлек итәргә, моның өчен акча түләргә әзер. Бу сорау буенча минем кабул итү бүлмәсенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин», - дип билгеләп үтте Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.
Журналистлар узган ел кайбер йортларда урнаштырылган танылган шәхесләрнең сурәтләре белән дә кызыксындылар.
"Быел да берничә мурал ясарга планлаштырабыз. Төгәл саны әлегә билгеләнмәгән, чөнки бу хәйрия эшчәнлеге", - диде Илья Зуев.
14 /04а йортында капиталь ремонт эшләре 90% ка башкарылган. Биредә төзүчеләр фасадны җылыту белән шөгыльләнәләр. Билгеләп үтик, бу ремонт эшләренең иң кыйммәтлесе булып санала.
Агымдагы елның апрель аенда 42/06 йортының фасадын ремонтлау башланды, бүгенге көндә эшләр тулысынча тәмам.
2021 елда күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы буенча Чаллыда 150 күп фатирлы йорт төзекләндереләчәк. Төзүчеләр барысы бергә 1 млрд 466 млн сумга 320 төр эш башкарачак. Шулай ук капиталь ремонт кысаларында 99 лифт алмаштырылачак.
«Безнең озак сроклы капиталь ремонт программасы бар, ул 2043 елга кадәр исәпләнгән. Һәр өч ел саен аңа үзгәрешләр кертелә, чөнки барлык йортлар да бу вакытка кадәр теге яки бу проблеманы хәл итүне көтә алмый. Кайбер йортларда капиталь ремонтны тиз арада үткәрү ихтыяҗы туа. Ел саен без өстәмә рәвештә мондый йортларны программага кертәбез, хәтта алар өч еллык программада булмаса да яки бу йортларда ремонт соңрак вакытка планлаштырылган булса да», – дип аңлатты Илья Зуев.
Капиталь ремонт буенча барлык эшләрне дә – түбә ябу эшләреннән алып буяу эшләренә кадәр – агымдагы елның 1 ноябренә тәмамлау планлаштырыла.
«Иң мөһиме - әлеге йортларда яшәүче чаллылылар канәгать калсын. Подрядчы оешма күпкатлы йорт буенча өлкәннән кул куйдырмыйча объектны тапшыра алмый. Ул барлык эшләрнең дә башкарылуын күзәтеп торачак», - дип искәртте Илья Зуев.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 9 июнь 2021, 11:53