Хәзерге вакытта Яр Чаллыда яңа коронавирус инфекциясенең 2 656 очрагы теркәлгән. Күрсәткеч 100 мең кешегә 505,6 тәшкил итә, бу уртача республика күрсәткеченнән 13,1% ка түбәнрәк. 90 кеше медицина күзәтүе астында, 8 555 Чаллы кешесе күзәтүдән төшерелгән. Әлеге мәгълүматларны Роспотребнадзорның Чаллыдагы территориаль бүлеге җитәкчесе Илгизәр Бариев җиткерде.
Роспотребнадзор хезмәткәрләре тарафыннан шулай ук чит илдә ял иткәннән соң ПЦР-тест тапшырмаган пассажирларны ачыклау буенча эш дәвам ителә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, хәзер Россиягә кайткач, Дәүләт Хезмәтләрендә анкета тутырырга һәм ПЦР-тест тапшырырга РФ чиген теләсә нинди транспорт төре(поезд, автобус, автомобиль, диңгез судносы) аша узучы барлык пассажирлар да тиеш.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 11 июнь 2021, 10:14