Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Шимбә, 20 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Бөек Ватан сугышы ветераны Зәйтүнә Айнетдин кызы Чинкина 90 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итә.

Зәйтүнә Айнетдин кызы Чуваш Республикасының Батыр районы Шыгырдан авылында туган.  Педагогика училищесын тәмамлый һәм берничә ел башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли. 1952 елда Казан педагогия институтына география бүлегенә укырга керә, анда булачак ире Чинкин Миңнулла Мөхәммәтдин улы белән таныша. 1957 елда яшь пар өйләнешәләр, аннан Бөгелмә районының Карабаш поселогына күченәләр. 1967 елда Әлмәттә физкультура техникумында эшлиләр, анда Зәйтүнә Айнетдин кызы спорт физиологиясе дәресләрен укыта.

1973 елда Чинкиннар даими яшәү урынына Яр Чаллы шәһәренә күчеп килә. Зәйтүнә Айнетдин кызы 3 нче спорт мәктәбендә укыту эшләре буенча директор урынбасары булып эшли. Гаилә ике бала тәрбияләп үстергән, бүгенге көндә юбилярның 3 оныгы һәм 3 оныкчыгы бар.

Шимбә, 12 июнь 2021, 13:31