Чәршәмбе, 21 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Быел Сабан туен бәйрәм итүгә багышланган чаралар 16 июньдә «Энергетик» мәдәният сараенда «Сабан туе гүзәле - 2021» шәһәр конкурсы финалыннан башланып китәчәк. Конкурс шәһәребездә 27 нче тапкыр үткәрелә. Быел финалда 10 конкурсант катнаша. Традиция буенча, алар Сабан туеның мәртәбәле кунакларын «Яр буе» паркы мәйданында каршы алачак.

18 июньдә 11:00 сәгатьтә шәһәр ипподромында физик мөмкинлекләре чикле шәһәрдәшләребез өчен Сабан туе оештырылачак. Программада концерт номерлары, милли уеннар, спорт ярышлары каралган. 

Чаллыда Сабан туе 19 июньдә уздырыла.  11:00 сәгатьтә шәһәр ипподромында ат чабышларының тантаналы ачылышы үткәрелә. Спорт ярышлары һәм халык уеннары 11:30 сәгатьтә башлана. Программада – ат чабышлары, волейбол, гер спорты, капчык киеп йөгерү, кашыкка йомырка салып, шулай ук су тулы чиләкләр эленгән көянтә белән йөгерү, таяк, аркан тартышу, капчык белән сугышу, чүлмәк вату, бүләк кисү кебекләре каралган.

Сабан туе бәйрәменең төп өлеше Яр Чаллы мәйданында оештырылачак.  монда «Әкият» һәм «Авылым» дип исемләнгән кече мәйданчыклар сәгать 10:00 дән эшли башлаячак. Алар бәйрәм кунакларына күптөрле күңел ачу чаралары тәкъдим ителәчәк.

Үзәк мәйданда 11:00 сәгатьтә «Милли бизәкләр» дигән театральләштерелгән тамаша күрсәтеләчәк, анда борынгы татар халык көйләре һәм биюләре, йолалары, милли уеннары чагылыш табачак. Халкыбызның риваять һәм легендалары яңгыраячак. Монда барысы бергә 1000 нән артык кеше катнашыр дип көтелә, алар арасында артистлар, мәдәният учреждениеләренең профессиональ һәм иҗат коллективлары, урта-махсус һәм гомуми урта белем бирү мәктәпләре укучылары да бар. 

12:00 дә үзәк мәйдан территориясендә халык уеннарына һәм ярышларга старт биреләчәк. Программада гер спорты, йөгерү, куллар белән балык тоту, вертикаль баганага менү, дилбегә тартышу, армспорт, капчык киеп йөгерү, кашыкка йомырка салып, шулай ук су тулы чиләкләр эленгән көянтә белән йөгерү, капчык белән сугышу, таяк, аркан тартышу, селкенеп тора торган баганага менү, бүләкләр кисү, чүлмәк вату, катыктан бүләк эзләү, олы агач төпләрен еракка ыргыту, утын әзерләү кебекләре каралган. Шулай ук бу вакытта паруслы спорт буенча Россия Яшьләренең V Җәйге Спартакиадасына да старт бирелә. Шәһәрдәшләребезне искиткеч матур тамаша көтә. Паруслы спорт ярышларында бөтен Россиядән булган 150дән артык спортчы катнашыр дип көтелә. Ярышлар сәгать 12:00 дә башлана. 

Сабан туеның иң көтеп алынган бәйгесе, ул әлбәттә, милләтебезнең йөзек кашы булган татар-башкорт милли көрәше. Үзәк мәйданда Сабан туе бәйрәменең абсолют батыры исеменә Татарстанның иң көчле көрәшчеләре бил алышачак. Бүләккә, күркәм традиция буенча, сарык тәкәсе тапшырылачак. 

Яр Чаллы шәһәренең үзәк мәйданы төп сәхнәсендә популяр артистлар һәм иҗат коллективлары, шулай ук «Күңел» радиосы хезмәткәрләре чыгыш ясаячак. Концерт өлешендә Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар, Гөлназ Асаева, Лия Шәмсина һәм Артур Маузер SAX, Ришат Фазлыйәхмәтов, «Казан егетләре» төркеме, ТРның атказанган артисты Фирдүс Тямаев шәһәрдәшләребезгә үзләренең иң матур җырларын бүләк итәчәкләр.        

Сабан туе сәгать 22:00 бәйрәм салюты белән тәмамланачак. 

Сишәмбе, 15 июнь 2021, 08:18