Җомга, 22 ноябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев йогышлы авырулар хастаханәсенең Б корпусында ремонт эшләренең барышы белән танышты. Исегезгә төшерәбез, дәвалау учреждениесендә  капиталь ремонт 2018 елның маенда башланды һәм этаплап бара. 2018-2020 елларда В корпусында 773,2 млн сумлык ремонт эшләре башкарылды. Корпус бинасы яңартылды, медицина һәм технологик җиһазлар белән җиһазландырылды. Чиратта- А, Г, Д блокларын ремонтлау.

Хәзерге вакытта Б блогында бинаның түбәсен ябу, фасадны, инженерлык коммуникацияләрен ремонтлау эшләре тулысынча башкарылган. 

«Август ахырына - сентябрь башына төзелеш-ремонт эшләрен тәмамлау планлаштырыла. Моннан тыш, җиһазлазландыру буенча да сораулар бар. Кыскасы, тагын өстәмә финанс ресурслары кирәк. Без бу юнәлештә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы белән эшлибез. Исегезгә төшерәм, бу мәсьәләләр Сәламәтлек саклау министрлыгы карамагында, шул исәптән финанслау да. Ләкин шуңа карамастан, без монда чаллылылар һәм тагын Татарстанның 17 районыннан килүчеләр дәвалануын бик яхшы аңлыйбыз», – дип билгеләде Наил Мәһдиев.

Хастаханәдә заманча вентиляция системалары урнаштырылачак.

«Вентиляция системалары бөтен чир өскә таба, түбәгә китсен өчен, ягъни хастаханә эчендә инфекцияләр таралмасын өчен итеп эшләнгән», – дип сөйләде Яр Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсенең баш табибы Ришат Ногманов.

Беренче катта лаборатория корпусы урнашачак. Ремонт эшләреннән соң аның мәйданы 1200 кв.м булачак, элек ул 860 кв. м тәшкил иткән. Биредә яңа җиһазларда тәүлегенә 1000нән артык ПЦР-анализ ясау планлаштырыла. Икенче һәм өченче катта шулай ук стационарның йогышлы авырулар бүлекләре урнашачак. Моннан тыш, өченче катта паллиатив койкалар белән ВИЧ-инфекция бүлеге оештырылачак.

Очрашу барышында шулай ук коронавируска каршы вакцинация турында да фикер алыштылар. Яр Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсенең баш табибы Ришат Ногманов әлеге авырудан прививканың мөһимлеген билгеләп үтте.

«Вируска булган иммунитет вакыт узу белән югала. Иммунитетны саклау өчен прививка бик кирәк. Нәкъ гриппка каршы ел саен ясала торган прививка кебек», – аңлатты ул.

Билгеләп үтик, Наил Мәһдиев бүген коронавирустан вакцинаның икенче компонентын алды.

Чәршәмбе, 16 июнь 2021, 17:36