Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Сишәмбе, 23 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Чаллының «Энергетик» мәдәният сараенда Сабан туе гүзәлен игълан иттеләр. Финалда 18 дән 25 яшькә кадәрге ун кыз катнашты. Алар үзләренең иҗади сәләтләрен, татар милли киемнәрендә дефиле күрсәттеләр.

 Бәйгенең җиңүчесе дип 30 нчы мәктәпнең 10 сыйныф укучысы, 17 яшьлек Роза Әмирова танылды. Җиңүче таҗын аңа «Сабан туе гүзәле - 2021» бәйгесенең жюри рәисе — Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов тапшырды. Ул барлык чаллылыларны якынлашып килүче Сабан туе бәйрәме белән котлады. 

Традиция буенча, Сабан туе көнендә Роза Әмирова Сабан туеның абсолют батырын котлаячак. 

Пәнҗешәмбе, 17 июнь 2021, 14:32