Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Сишәмбе, 23 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Яр Чаллы шәһәре табибы «Ак чәчәкләр» дип аталган республика конкурсының «Беренчел звеноның иң яхшы табибы» номинациясендә җиңү яулады. Ул – сугыш ветераннары өчен госпиталь шифаханәсенең көндезге стационары мөдире, табиб-терапевт, табиб-гериатр, шәһәрнең штаттан тыш табиб-гериатры Фәридә Шәрифуллина.

2020 елның ноябрендә аның оста җитәкчелегендә таҗлы вирус инфекциясе кичергән пациентларны көндезге стационар шартларында тернәкләндерү үткәрү уңышлы башланып китте һәм бүген дә дәвам иттерелә. Кыска гына вакыт эчендә шәһәребезнең шундый 1000 нән артык пациенты, дәвалану курсы узып, яңадан тулы канлы тормышка кайтты.


Җомга, 18 июнь 2021, 15:02