Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Дүшәмбе, 23 февраль 2026 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда 2021 елгы Сабан туе гөрләп үтте. Чаллылыларны яраткан милли бәйрәм белән котларга Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин килде. Мәртәбәле кунакны шәһәр мэры Наил Мәһдиев каршы алды. Башта алар кече мәйданнарда булып уздылар, биредә бәйрәм кунакларына күптөрле күңел ачу чаралары тәкъдим иттеләр.

Үзәк мәйданда 11:00 сәгатьтә «Милли бизәкләр» дигән театральләштерелгән тамаша күрсәтелде, анда барысы бергә 1000 нән артык кеше катнашты, алар арасында артистлар, мәдәният учреждениеләренең профессиональ һәм иҗат коллективлары, урта-махсус һәм гомуми урта белем бирү мәктәпләре укучылары да бар. 

Бәйрәм барышында төп сәхнәдә дәүләт бүләкләренә лаек булган чаллылыларны хөрмәтләделәр.


Чаллы ипподромы чаллылыларны һәм бәйрәм кунакларын традицион Сабантуй бизәге  – ат чабышларына җыйды. Ярышларда Татарстаннан 120 җайдак  катнашты. Тамашачылар юртаклар, югары токымлы ат һәм пони чабышларын карап уздылар.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев призына чабышларында 19 җайдак катнашты. Чабышта Виктор Леонтьев җиңде.

Сабан туе батыры исеме өчен көрәшергә Татарстан Республикасының барлык районнарыннан диярлек һәм Санкт-Петербургтан спортчылар, шул исәптән сигез дөнья чемпионы килде.  Көрәш төрле авырлык категорияләрендә үткәрелде. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, быел ярышлар профессиональ мәйданчыкларда үткәрелде. 

Шулай итеп, яшүсмерләр арасында батыр булып Вадим Васильев танылды.

2021 елгы абсолют чемпион исеме өчен Эльдар Хәмитов һәм Ранис Гыйләҗетдинов көрәште. 

Нәтиҗәдә, 2021 елгы Сабантуйның абсолют батыры булып Эльдар Хәмитов танылды. Исегезгә төшерәбез, көрәшнең төп призы "Лада Веста"автомобиле иде.


Кичке бәйрәм программасы шәһәрнең популяр артистлары һәм иҗат коллективлары чыгышлары белән башланып китте.  Кунакларга Зөлфирә һәм Алмаз МирзаяновларЛия Шәмсина һәм Артур Маузер SAXРишат Фазлыйәхмәтов«Казан егетләре» төркеме үзләренең җырларын бүләк иттеләр. Төп кунакларның берсе Татарстан Республикасының атказанган артисты Фирдүс Тямаев булды. 

Сабан туе көне бәйрәм салюты белән тәмамланды.

Шимбә, 19 июнь 2021, 23:37