Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Хәтер һәм кайгы көне алдыннан Ватан азатлыгы өчен көрәшкән солдатларның балалары, оныклары, оныкчыклары һәлак булучыларны искә алып, автойөреш оештырдылар. Узышта көч структуралары ветераннары, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар, чиркәү вәкилләре, аларның гаиләләре, балалары һәм оныклары катнаша. Юлда барлыгы 36 кеше - 11 экипаж.

Чара инде дүртенче ел рәттән үткәрелә. Моңа кадәр катнашучылар Беларусь, Петербург һәм Мәскәүдә булдылар, бу юлы алар көньякка таба юл тотты. Маршрутка Волгоград, Керчь, Севастополь, Симферополь герой-шәһәрләре керә. Һәр шәһәрдә ветераннар һәм активистлар белән очрашу, истәлекле урыннар буенча экскурсияләр, мемориалларга чәчәкләр салу планлаштырылган. Әйтик, Севастопольдә зур ракета катерында матрослар һәм командирлар белән очрашу булачак, шулай ук Малахов курганы, су асты көймәләренең җир асты музее, Кара диңгез флоты музеена барачаклар.

Автойөреш нәтиҗәләре буенча чаллылылар үз сәфәрләре турында фильм әзерлиячәкләр, аны совет халкының батырлыклары турында сөйләп мәктәпләрдә күрсәтәчәкләр, бюллетеньнәр ясап аларны төрле компанияләрдә тараталар. Катнашучылар Чаллыга 4 июльдә әйләнеп кайтачак.

Дүшәмбе, 21 июнь 2021, 12:14