Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Шимбә, 6 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Чаллы җылылык челтәрләре кыска вакыт эчендә челтәрләрне опрессовкалау буенча өченче этапны тәмамлый алдылар. Бүгенге көндә барлык йортлар да кайнар су белән тәэмин итү системасына тоташтырылган.

Исегезгә төшерәбез, гидравлик сынауларның өченче этабы 15 июньдә башланды. Югары басым белән 40 км магистраль һәм 50 км квартал эчендәге торбаүткәргеч тикшерелде. Кайнар су 196 торак йорт сүндерелгән. Җылылык энергетикларының тырышып эшләүләре нәтиҗәсендә әлеге йортларда яшәүчеләр вакытыннан алда кайнар субелән тәэмин ителделәр. Нормативлар буенча, кайнар суны сүндерү срогы 14 көннән дә артмый.

29 июньнән 12 июльгә кадәр Сидоровка, ГЭС поселокларында, Замелекесье районының – 20, 21, 22 микрорайоннарында, сәнәгать мәйданчыклары һәм  БСИ объектларында кайнар суны сүндереп тору белән гидравлик сынауларның дүртенче этабы старт алачак.

Чәршәмбе, 23 июнь 2021, 09:31