Бүген Яр Чаллыда тагын бер шахмат классы ачылды. Ул 15 нче балалар иҗат йортында урнашкан. Ачылу тантанасында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, ТР Дәүләт Советы депутаты Елена Кузьмичева, шәһәр мэры урынбасары Ирина Сәгыйдуллина, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов, Мәгариф идарәсе Башлыгы Рөстәм Хуҗин катнашты.
Кунакларны шәһәр мәктәп укучылары каршы алды. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, бу - Татарстан Республикасында беренче мәктәптән тыш шахмат классы. Ул шәһәр Советы депутаты Таһир Сөнгатуллинның финанс ярдәме белән ачылды.
"Без бу проектны булдыру алдыннан, Мәгариф министрлыгы белән киңәшләштек, анда бу идеяне хупладылар. Без шахмат зоналарының ничә мәктәптә булуын һәм аларны күпме төзергә кирәклеген анализладык. Шул вакытта төгәл саны барлыкка килде - 896 шахмат зонасын булдыру һәм уку елы башланганчы ачу кирәклеге билгеле булды. Бүген без 911не ачтык, әмма без планлаштырган барлык мәктәпләрдә дә бу эш тәмамланды. Безнең бу өлкәдә эшләү диапазоны киңәйде. Шулай итеп шахмат зоналары яшүсмерләр клублары һәм мәктәпкәчә учреждениеләрдә дә барлыкка килде", - дип билгеләп үтте Татьяна Ларионова.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 25 июнь 2021, 10:20