Хәзерге вакытта Яр Чаллыда яңа коронавирус инфекциясенең 2 819 очрагы лабораториядә расланган. Күрсәткеч 100 мең кешегә 536,6 тәшкил итә, бу уртача республика күрсәткеченнән 7,2% ка түбәнрәк. 102 кеше медицина күзәтүе астында, 8 670 кеше төшерелгән, 1722 кеше дәваланган.
Хәзер шәһәрдә яңа коронавирус йогышына шикләнгән пациентлар саны арткан очракта резерв койкаларны әзерләү бара.
«Илнең күп кенә субъектларында авырулар саны арту һәм койка фонды резервын булдыру зарурлыгына бәйле рәвештә, 26 июньнән 5-нче номерлы Шәһәр хастаханәсе стационары вакытлыча йогышлы авырулар госпиталенә үзгәртелде», - дип хәбәр итте шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Александр Николаев.
Шулай ук Чаллыда СОVID-19 инфекциясенә каршы вакцинацияләү дәвам итә. Хәзерге вакытта беренче компонент 63 053, икенче компонент – 46 607 кешегә ясалган.
«Соңгы атнада без җиде меңнән артык кешегә вакцинацияләү үткәрдек. Процесс активлашты. Бу безне сөендерә. Без тагын бер кат барлык кешеләрне дә вакцина ясатырга чакырабыз, чөнки бу пандемияне туктату өчен бердәнбер юл. Без сырхауханәдә кешеләр саны арткан очракта, өстәмә кабинетлар ачарга әзер», - диде Александр Николаев.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 28 июнь 2021, 09:07