1 июль көнне өлкән буын арасында ел саен үткәрелә торган компьютер чемпионаты узачак. 2020 елга кадәр ул көндезге форматта үткәрелде. Быел чемпионат дистанцион онлайн вариантта узачак. 9: 45 сәгатьтә Мәскәү авиация институты мәйданыннан турыдан-туры трансляция башланачак, ул быел өлкән буын арасында зур киберярышларфиналын үткәрү буенча федераль үзәк булды. Трансляцияне әлеге сылтама буенча карарга була: https://youtu.be/lr8LFZtpnDo.
Онлайн-трансляцияне краучыларны XI чемпионатның ачылу тантанасы һәм онытылмаслык программа көтә. Чемпионат шартлары буенча һәр төбәкне дүрт кешедән торган команда тәкъдим итә: 60 яшьтән олырак ике ир-ат һәм 55 яшьтән олырак ике хатын-кыз. Финалистлар "Яндекс" эзләү системасында эшләү күнекмәләрен, смартфондагы кушымталардан файдалана белүләрен, шулай ук интернетта куркынычсыз эшләү буенча белемнәрен тикшерәчәк. Барлык биремнәр дә ике тема белән берләштереләчәк – космосны яулау һәм өлкән яшьтә сәламәтлекне саклау. Шәхси һәм команда зачетында җиңүчеләр кыйммәтле призлар һәм истәлекле дипломнар белән бүләкләнәчәк.
Гадәттәгечә, финал этабы кысаларында ярышларның онлайн-трансляция тамашачылары өчен «Виртуаль чемпион»конкурсы узачак. Тулырак биредә: https://www.rospensioner.ru/node/12625.
XI чемпионатта Татарстан командасын Ирина Иванова, Римма Батыршина, Юрий Фролов, Юрий Листов тәкъдим итә.
Исегезгә төшерәбез, чаллылылар берничә тапкыр компьютер ярышлары буенча бөтенроссия чемпионатларында катнашты. Шулай итеп, 2015 елда Зоя Гаус V чемпионатта абсолют җиңүче булды, Татарстан командасы 1 урынны яулады, ә 2020 елда Ирина Чернобровкина X чемпионатта катнашты һәм шәхси беренчелектә 2 урынны яулады, ә Татарстан командасы 6 урынны яулады.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 29 июнь 2021, 09:34



