Яр Чаллыда электромобильләр өчен заправка станциясе ачылачак. Ул Open city отеле территориясендә урнашачак. Электростанцияне отель администрациясенә Петербургның Portal Energy компаниясе тапшырды. Билгеләп үтик, Яр Чаллы электромобильләр өчен заправка станциясе урнаштырылган бишенче шәһәр, барлыгы шундый станцияләрне илнең 17 шәһәрендә урнаштырырга планлаштыралар.
«Заряд алу бәясе 1 кВт өчен 6 сумнан 10 сумга кадәр булачак. Мәсәлән, 100 км үтәр өчен 15-18 киловатт электр энергиясе кирәк. Мондый заправка станциясе сездә шәһәр читендә генә бар, ә эчендә әлегә юк», – дип сөйләде Portal Energy компаниясенең башкарма директоры Петр Мовчан.
Электромобиль хуҗалары өчен ике төр подзарядка тәкъдим ителәчәк: 9 һәм 22 кВт лы. Компания зарядка җайланмаларын үзе үк җитештерә, шулай ук электромобиль хуҗалары өчен программа һәм мобиль кушымта да эшли.

При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 29 июнь 2021, 17:34



