Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Чәршәмбе, 24 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина «Игелекле эшләр лигасы» волонтерлары белән бергә Яр Чаллыда «Азира» хайваннар приютында булды.

«Чаллы волонтерларынаафәрин! Приютка гел киләләр, булышалар, азык сатып алалар, этләр белән урамга йөрергә чыгалар, ә бу юлы аларга мин дә кушылдым. Минем өчен приютны оештыручылар белән очрашу, борчыган мәсьәләләрен тыңлау, алдагы планнарын ишетү мөһим иде.  Приют мөһим иҗтимагый функция башкара – сукбай хайваннарны тоту. Мондый иҗтимагый эшмәкәрлеккә шәһәр җитәкчелеге тарафыннан ярдәм күрсәтелергә тиеш. Минем фикеремчә, федераль дәрәҗәдә дә төбәкләрдә хайваннар өчен приютлар төзү һәм аларны карап тоту өчен ярдәм итәрлек программа булырга тиеш», - дип билгеләп үтте Әлфия Когогина.

Депутат приютны оештыручылар белән очрашты һәм приют проблемалары җентекләп өйрәнүне һәм бергәләп карарларга килүне таләп итә дип билгеләп үтте.

Пәнҗешәмбе, 1 июль 2021, 10:08