Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Чәршәмбе, 24 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Автозавод районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Фәүзия Гыйбадулла кызы Якупова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Фәүзия Гыйбадулла кызы ТАССРның Яңа Чишмә районы Адамса авылында күп балалы крестьян гаиләсендә туа. 5 сыйныф тәмамлый. Сугыш елларында урман кисүдә эшли. Өлкәннәр белән беррәттән утын кисә. 1956 елда кияүгә чыга, биш бала тәрбияләп үстерә. Сугыштан соң туган колхозында пенсиягә чыкканчы эшли. Яр Чаллыга 2011 елда күчеп килә. Хәзер ветеранның 8 оныгы һәм 8 оныкчыгы бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медальләре һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Россия Президенты Владимир Путин һәм Чаллы мэры Наил Мәһдиев исеменнән юбилярны Автозавод районы башлыгы урынбасары Елена Әлмөхәммәтова котлады. Котлауларга ТИҮ рәисе Дилә Гаязова да кушылды.

Үзәк районда яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Заһирә Әхмәтгәрәй кызы Мөбашировага 95 яшь тулды.

Захирә Әхмәтгәрәй кызы БАССРның Таркалы авылында туа. Сугыш елларында торф әзерләүдә эшли. 1946 елда кияүгә чыга һәм гаилесе белен Өршәкбашкарамалы авылына кученә, анда лаеклы ялга чыкканчы колхозда эшли. 2008 елда Яр Чаллыга күчеп килә. Заһирә Әхмәтгәрәевна өч бала тәрбияләп үстергән, җиде оныгы, сигез оныкчыгы бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Россия Президенты Владимир Путин, Чаллы мэры Наил Мәһдиев исеменнән юбилярны Үзәк районы башлыгы вазыйфаларын башкаручы Алексей Тарабукин котлады. Котлауларга ТИҮ рәисе Зинаида Гәрәева да кушылды.

Пәнҗешәмбе, 1 июль 2021, 16:52