Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Чәршәмбе, 24 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Яр Чаллы җылылык челтәрләре белгечләре тарафыннан Зяб 1, Зяб 2, Зяб 3 йортларында яшәүчеләр өчен элек «КамгэсЗяб»котельнясеннән файдаланган фатирларга кайнар су бирелде.

Бу Чаллы җылылык челтәрләре өчен дә, шәһәр өчен дә 2021 елның масштаблы проектларның берсе - «КамгэсЗЯБ» районы кулланучыларын яңа җылылык челтәрләрен төзеп һәм гамәлдәгеләрен реконструкцияләп, НЧТЭЦка тоташтыру. Трассаның гомуми озынлыгы 1236 метр тәшкил итте.

Исегезгә төшерәбез, «Татэнерго» АҖ һәм Чаллы шәһәре мэрының уртак карары нигезендә, «КамгэсЗЯБ» котельныйыннан файдаланган кулланучыларга җылылык трассасы төзү эшләре бу елның мартында башланган иде. Төзелеш эшләрен 1 июльгә төгәлләргә тиешләр иде.

«Без шәһәр алдында үз бурычыбызны тулысынча үтәдек. Бүгенге көндә трасса төзелде һәм Чаллы җылылык челтәрләре 1 июльдән кулланучыларны кайнар су белән тәэмин итә башлады», - дип билгеләп үтте «Татэнерго» АҖ филиалы директоры Айрат Зәйнуллин..

Алга таба чаллылыларга уңайлы яшәү шартларын тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк әлеге мөһим проектны гамәлгә ашыру кысаларында сәнәгать куркынычсызлыгына экспертиза ясалды һәм куркыныч җитештерү объектын эксплуатацияләү буенча Ростехнадзор рөхсәте рәсмиләштерелде.  Предприятиенең тәэмин итү хезмәте белгечләре тарафыннан кулланучылар белән килешүләр төзү эшләре башкарылды.

Моннан тыш, территория төзекләндереләчәк, шул исәптән яңа челтәрне төзегәндә демонтажланган Яр Чаллы проспекты буенда магистраль тротуар барлыкка киләчәк. Хәзерге вакытта эшләр бара, подрядчылар аларны бу атнада тәмамларга вәгъдә итәләр. Билгеләп үтик, төзелеш эшләре территориянең инженерлык коммуникацияләре системасына бай булуы белән катлауланды. Һәм җылылык челтәрләре өчен бердәнбер коридор магистраль тротуар астында калды.

Исегезгә төшерәбез, ячейка бетон заводы котельные 22 объектны җылылык белән тәэмин итте. Алар арасында 3 күп фатирлы йорт, «Витязь» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, балалар стоматология поликлиникасы, «Перекресток» социаль адаптация үзәге һәм уку йортлары бар. Предприятие ябылуга бәйле рәвештә, хәзер алар барысы да үзәкләштерелгән җылылык белән тәэмин итү системасына тоташтырылган. Әлеге объектларга кайнар су соңрак биреләчәк.

Пәнҗешәмбе, 1 июль 2021, 17:19