Бүгенге көндә Яр Чаллыда социаль ипотека буенча торак йортлар төзелеше кызу темплар белән бара. 216 фатирга исәпләнгән 63/16 торак йорты 50%ка әзер. Хәзерге вакытта 11 кат дәрәҗәсендә панельләрне монтажлау, эчке һәм тышкы челтәрләр урнаштыру, тәрәзәләрне монтажлау, бизәү эшләре башкарыла.
409 фатирлы 63/20 адресы буенча урнашкан торак йортта да бизәү эшләренә керештеләр. Эшләрнең гомуми күләме 72% тәшкил итә, һәм хәзер төзелеш мәйданчыгында эчке һәм тышкы челтәрләр урнаштыру, бизәү эшләре дәвам итә.
Ике йортта: 63/02 һәм 63/03 свай сугу башкарыла.
Исегезгә төшерәбез, Яр Чаллы шәһәрендә социаль ипотека программасында ир яки хатынның яше 35тән артмаган яшь гаиләләр катнаша ала. Шулай ук гаиләнең бер әгъзасына туры килгән керем яшәү минимумыннан да ким булмаска тиеш, һәм торак белән тәэмин ителеш 18 кв. м дан артмаска тиеш.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 2 июль 2021, 08:11



