Россия Федерациясенең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, Дәүләт хезмәтләре Порталы аша яңа социаль түләүләр рәсмиләштерүгә 142 мең гариза бирелгән: 8-17 яшьлек балалар өчен айлык пособие рәсмиләштерүгә — 112 меңнән артык, йөклелекнең иртә срокларында медицина оешмасында исәпкә баскан хатын-кызлар өчен 30 меңгә якын. Шулай итеп, бер минутка уртача 180 гариза бирелә. Исегезгә төшерәбез, 2021 елның 1 июленнән Дәүләт хезмәтләрендә тулы булмаган гаиләләрдән 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар өчен айлык пособие , шулай ук йөклелекнең иртә срокларында медицина оешмасында исәпкә баскан хатын-кызлар өчен айлык пособие рәсмиләштерергә мөмкин булды.
Түләүне рәсмиләштерү өчен расланган шәхси кабинет һәм Дәүләт хезмәтләре порталында интерактив гариза формасын тутырырга кирәк. Шул ук вакытта портал карамагында булган мәгълүматлар автомат рәвештә формага күтәреләчәк.
Гариза тикшерү өчен ПФРга җибәреләчәк, шуннан соң кулланучыга Дәүләт хезмәтләренең шәхси кабинеты аша билгеләнгән түләү турында, яки ведомствога тиешле документларны тапшырырга кирәклеге турында мәгълүмат биреләчәк.
Түләүләр өчен төп шарт-гаиләнең җан башына уртача кереме субъектта яшәү минимумыннан артмаска тиеш.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 2 июль 2021, 08:17