Яр Чаллыда 90 яшьлек юбилярларны котлау традициясе шәһәр җитәкчелеге тарафыннан хуплана. РФ Президенты Владимир Путин, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, ТР Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов, ТР Дәүләт Советы депутаты Андрей Фомичев исеменнән һәм шәхсән үз исеменнән юбилярга Комсомол районы хакимияте башлыгы урынбасары вазыйфаларын башкаручы Алсу Хамматова котлау һәм бүләкләр тапшырды.

Бөек Ватан сугышы ветераны Проханова Валентина Евгеньевна 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Проханова Валентина Евгеньевна ТАССРның Ямаш районы Олы Сосновка авылында туа. Урта мәктәпнең 4 сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында авылда авыл хуҗалыгы эшләрендә эшли. 1951 елда Валентина Евгеньевна Проханов Семен Михайловичка кияүгә чыга. 1970 елда гаилә Яр Чаллы шәһәренә күчеп килә. Лаеклы ялга чыкканчы тимер-бетон эшләнмәләр заводында эшли.
Ире белән бергә 2 бала тәрбияләп үстергәннәр, 3 оныгы һәм 5 оныкчыгы бар.
Проханова Валентина Евгеньевна - Хезмәт ветераны, Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне, «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, «КамАЗ төзелеше ударнигы» билгесе, шулай ук юбилей медальләр белән бүләкләнгән.
Бөек Ватан сугышы ветераны Мария Ивановна Федосеева да үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Мария Ивановна Татарстан Республикасының Кукмара районы Кашкара авылында туа. Урта мәктәпне тәмамлый. Сугыш елларында райпотребсоюзда хисапчы булып эшли. 1954 елда Мария Ивановна Федосеев Иван Павловичка кияүгә чыга. 1972 елда гаилә Яр Чаллы шәһәренә КАМАЗ төзелешенә күчеп килә. Лаеклы ялга чыкканчы Мария Ивановна Баш почтамтта эшләде.
Ире белән ике бала үстергәннәр, 8 оныгы һәм 16 оныкчыгы бар.
Федосеева Мария Ивановна тыл хезмәтчәне, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, шулай ук юбилей медальләр белән бүләкләнгән.
Бөек Ватан сугышы ветераны Гыймазова Гөлсинә Юныс кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Гөлсинә Юныс кызы Гыймазова Сарман районы Таулык авылында туа. Урта мәктәпнең 8 сыйныфын тәмамлый. Сугыш башланганда Гөлсинә Юныс кызына нибары 10 яшь була. Ул басуларда эшли, төшке аш йөртә. 1950 елда Гыймазов Хәерназ Гыймазетдин улына кияүгә чыга. 1969 елда гаилә Орловка поселогына күчеп килә. Гөлсинә Юныс кызы Камский совхозына фермага урнаша. Пассажир автотранспортының җитештерү берләшмәсендә эшләп лаеклы ялга киткән.
Ире белән бергә 5 бала үстергәннәр, 11 оныгы һәм 18 оныкчыгы бар.
Гөлсинә Юныс кызы Бөек Ватан сугышы ветераны - тыл хезмәтчәне, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, шулай ук юбилей медальләр белән бүләкләнгән.При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 2 июль 2021, 08:26



