Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Чәршәмбе, 24 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Автозавод районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Валентина Петровна Бычкова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбиляр ТАССРның Чаллы районы Шилнә заводы авылында крестьян гаиләсендә туа. Гаиләдә бердәнбер бала булган. 1938 елда Боровецкое авылында беренче сыйныфка укырга керә, өч сыйныф тәмамлый, алга таба уку мөмкинлеге булмый. Сугыш вакытында Боровецк урманында, ул вакытта бик мөһим стратегик билгеләнеше булган, күкерт җыю белән шөгыльләнгән. 1953 елда кияүгә чыга. Шилнә заводында эшен дәвам итә. Сугыштан соң күп төрле һөнәр үзләштерә: эшче дә, кыр пешекчесе дә, фермада бозау караучы да.

Ире белән ул һәм ике кыз тәрбияләп үстергәннәр. Бүген ветеранны биш оныгы һәм ике оныкчыгы сөендерә.

«1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен», «Хезмәт ветераны»медальләре белән бүләкләнгән.

Юбилярны Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Автозавод районы хакимияте башлыгы урынбасары Елена Әлмөхәммәтова котлады. Котлауларга «Боровецкий» территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Айрат Латфуллин да кушылды.

#увойнынеженскоелицо, #Япомню, #ЗащитимПамятьГероев16, #Япомню16, #детиРТпомнят

Җомга, 2 июль 2021, 11:46