«Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» федераль проекты буенча төзекләндерү өчен җәмәгать киңлекләрен сайлау буенча тавыш бирү нәтиҗәләре билгеле булды. Тавыш бирү 26 апрельдән 30 майга кадәр Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталында һәм «ТР Хезмәтләре» мобиль кушымтасында узды.
2022 елда төзекләндереләчәк иҗтимагый киңлекләр өчен онлайн-тавыш бирүдә 21 213 чаллылы катнашты. Шәһәр халкы 6 165 тавышны Фикрәт Табиев исемендәге яр буе файдасына бирде. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча икенче урында Яр буе паркы (3 294 тавыш). ГЭС поселогында Мәдәният һәм ял паркын төзекләндерүнең өченче чираты өчен 2 800 кеше тавыш бирде. Автозавод проспектының җәяүлеләр зонасы өчен - 1 834, Боровецк бульвары һәм чишмәсе өчен - 1 747 тавыш бирелгән. Детальләштерүне монда карарга мөмкин.
Сайлауда республиканың 170 мең кешесе катнашты. Чаллы халкы Казаннан соң тавыш бирүчеләр саны буенча алда бара.

При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 2 июль 2021, 15:06