Синоптикларның фаразлары буенча 3 июль,төнлә һәм көндез, Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшен, җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин, урыны белән көчле яңгыр, боз явуы ихтимал. Төнлә һәм иртән урыны белән томан.
Яр Чаллыда шимбә көнне алмашынучан болытлы һава көтелә. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, көчле яңгыр, яшен, боз явуы ихтимал. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Җил төньяк-көнбатыштан секундына 4-9 м, яшен вакытында секундына 15-20 метрга кадәр тизлектә.
Төнлә минималь һава температурасы +14..+18, көндез максималь температура - +25..+29˚.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 2 июль 2021, 16:56



