Шимбә, 23 ноябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Агымдагы елның алты аенда шәһәрнең җәмәгать урыннарында 1433 җинаять теркәлгән (узган елның шул ук чоры -1483) һәм 3,4%, шәһәр урамнарында җинаятьләр саны 17% (910нан 755кә) тәшкил итә. Агымдагы елның җәйге чорында урамнарда һәм җәмәгать урыннарында хокук бозуларны профилактикалау чаралары турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чаллы шәһәре буенча идарәсенең полиция начальнигы Михаил Чекмарев сөйләде.

"Бүгенге көндә, «Курорт» оператив-профилактик чара кысаларында, гражданнар күпләп була торган урыннарда алты җинаять кылынды («Җиңү» паркында ике факт, Габдулла Тукай яр буенда ике факт, Фикрәт Табиев яр буенда ике факт), 65 административ хокук бозу очрагы ачыкланды. Узган ел, «Курорт» оператив-профилактик чара кысаларында гражданнар күпләп була торган урыннарда 29 җинаять ачылган, 226 административ хокук бозу ачыкланган.

Шәһәр урамнарында һәм җәмәгать урыннарында оператив хәлне тотрыкландыру максатларында, үткәрелә торган анализ нигезендә көн саен постлар һәм патрульлек итү маршрутлары дислокациясе эшләнә. Муниципаль хезмәткәрләр, хосусый-саклау берләшмәләре белән урамнарда һәм җәмәгать урыннарында җәмәгать тәртибен саклау буенча уртак эш дәвам итә", - дип билгеләп үтте Михаил Чекмарев.

Полиция хезмәткәрләренә җәмәгать тәртибен һәм җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итүдә «Имин шәһәр» АПК зур ярдәм күрсәтә. Хәзерге вакытта «Куркынычсыз шәһәр» серверына 2659 видеокамера, шул исәптән гражданнар күпләп ял итә торган урыннарда һәм урамнарда 655 видеокамера тоташтырылган. Ярты ел эчендә камералардан файдаланып 191 җинаять ачылган һәм 1301 административ хокук бозу очрагы беркетелгән.  

Моннан тыш, бакчачылык җәмгыятьләрендә җәмәгать тәртибен саклау максатыннан, атна саен полиция хезмәткәрләре, муниципаль хезмәткәрләр һәм хокук саклау юнәлешендәге иҗтимагый берләшмәләр белән берлектә рейдлар үткәрәләр, ташландык участоклар һәм чит кешеләр ачыклана. Шәһәр читендә барлыгы 16 бакчачылык җәмгыяте урнашкан.

Дүшәмбе, 5 июль 2021, 09:17