Ел башыннан Чаллыда 4 503 кеше эшкә урнаштырылган. Хәзерге вакытта эшсез сыйфатында 1 591 кеше теркәлгән. Яр Чаллыда эшсезлек дәрәҗәсе 0,56 % ны тәшкил итә. Әлеге мәгълүматларны "Россия эше" кадрлар үзәге җитәкчесе Татьяна Быданова җиткерде.
Бүген кадрлар үзәгенең базасында 8 712 вакансия бар. Шәһәрнең 1 128 предприятиесе «Россиядә эш» порталында теркәлгән.

Наил Мәһдиев Чаллы укучыларын эшкә урнаштыру белән кызыксынды.
"Июнь аенда 1 273 кеше эш белән тәэмин ителгән. Мөрәҗәгать иткән барлык балалар да эшкә урнаштырылган. Июль аена без 900 гә якын баланы рәсмиләштердек, август аена шулай ук 800-900 кешене эш белән тәэмин итәргә ниятлибез. Эш урыннары бар, предприятиеләр эшкә кабул итәләр", – дип аңлатты Татьяна Быданова.
Наил Мәһдиев укучыларның хезмәт хакы суммасы турында мәгълүмат бирүләрен сорады: "Миңа предприятиеләр турында мәгълүмат бирегез, кем күпме хезмәт хакы түләгән, кем күпме акча алган, бу мәгълүмат миңа кызыклы. Бу чорда түләнгән хезмәт хакы да лаеклы булырга тиеш", - дип ассызыклады мэр.

При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 5 июль 2021, 09:57