Шимбә, 23 ноябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

8 июль - Россиядә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне буларак билгеләп үтелә. Бу көнне рус православие чиркәве гаилә һәм никахны яклаучы изге Петр һәм Февронияне искә алу көнен билгеләп үтә.

Яңа дәүләт бәйрәмен – Бөтенроссия гаилә мәхәббәте һәм гаилә бәхете көнен гамәлгә кую турындагы инициатива Федерация Советында 2008 елның 26 мартында Федерация Советы комитетының социаль сәясәт утырышында бер тавыштан хупланды. Шул вакыттан бирле бәйрәмне күп санлы илләр һәм шәһәрләр билгеләп үтә.

Бу көнне Яр Чаллыда бик күп чаралар планлаштырылган.

Шулай, 8 июль көнне Энтузиастлар бульварында «Нур» яшьләр үзәгеннән «Гаилә күңел ачулары»дип исемләнгән бәйрәм чарасы узачак. Бәйрәм программасында: «Гаилә көне белән» открыткасы буенча мастер-класс, рәсем конкурсы, гигант дженга һәм твистер.

Тантаналар залында гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медальләрен тапшыру тантанасы була. 15.00 сәгатьтә Энтузиастлар бульварында «Гаилә күңел ачулары»дигән бәйрәм чарасы узачак. 16.00 сәгатьтә М. Бибишев исемендәге паркта «Ромашка на счастье» дип исемләнгән концерт-күңел ачу программасына көтеп калалар. 

16.00 сәгатьтә чалыларны Кереселидзе бульвары көтә - анда гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган «Минем гаиләм» дип исемләнгән тематик чара башлана. 18.00 сәгатьтә «Энергетик» мәдәният йорты каршындагы мәйданда «Любви нетленной чистый свет» программасы оештырылачак. 18.00 сәгатьтә Боровецкий бульварында һәм «КАМАЗ» мәдәният йорты каршындагы мәйданда шулай ук концерт программасына багышланган матур чара узачак.

Дүшәмбе, 5 июль 2021, 14:18