Бүген Автозавод районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Галина Петровна Прокопьева үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбиляр Чуашстанның Канаш районы Бутабоси авылында күп балалы крестьян гаиләсендә туа. Урта мәктәпнең җиде сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында урман кисүдә эшли. 1953 елда кияүгә чыга. Ире белән дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр.
Сугыштан соң бик күп һөнәрләр үзләштерә. Безнең ветераныбызның, чыннан да, куллары оста. Канаш тегү фабрикасында да, кондитер фабрикасында да эшли. Кондитер фабрикасыннан лаеклы ялга чыга. Яр Чаллыга 2016 елда күченә. Хәзер ветеранның җиде оныгы һәм биш оныкчыгы бар.
«1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медальләре һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән юбилярны Автозавод районы хакимияте башлыгы урынбасары вазыйфаларын башкаручы Халидә Жандарова котлады. Котлауларга «Кама» территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Елена Герасимова да кушылды.
Бөек Ватан сугышы ветераны Надежда Дмитриевна Лободага 90 яшь тулды. РФ Президенты Владимир Путин, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев исеменнән һәм шәхсән үз исеменнән юбилярга Комсомол районы хакимияте башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева котлау һәм бүләкләр тапшырды.
Надежда Дмитриевна Кострома өлкәсенең Павин районы Бурковцы авылында туа. Урта мәктәпнең җиде сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында колхозда эшче булып эшли. 1954 елда кияүгә чыга. 1971 елда гаиләсе белән Яр Чаллыга күчеп килә. Лаеклы ялга чыкканчы Надежда Дмитриевна төзелеш-ремонт-эксплуатация идарәсендә лифтер булып эшләгән. Ире белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр, өч оныгы һәм ике оныкчыгы бар.
Надежда Дмитриевна Бөек Ватан сугышы ветераны - тыл хезмәтчәне, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, шулай ук юбилей медальләре белән бүләкләнгән.
РФ Президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Үзәк район администрациясе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Алексей Тарабукин исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераны Валентина Федоровна Троицкая котлаулар кабул итте. Котлауларга «Паритет» идарә компаниясе вәкилләре дә кушылды.

Валентина Федоровна Азнакай районының Чәкән авылында туа. Бөек Ватан сугышы елларында туган колхозында эшли. 1947 елда кияүгә чыга. 1950 елда гаилесе белен Башкортстан Республикасынып Туймазы шеһәрене кучене, анда лаеклы ялга чыкканчы: гидрометеорологиядә – күзәтүче, медстекло заводында – контролер булып эшли. 1987 елда гаиләсе белән Яр Чаллыга күчеп килә. Валентина Федоровна 1 кыз тәрбияләп үстергән, ике оныгы һәм ике оныкчыгы бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале һәм юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.
#увойнынеженскоелицо, #Япомню, #ЗащитимПамятьГероев16, #Япомню16, #детиРТпомнят
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 5 июль 2021, 14:19



