Дүшәмбе, 2 сентябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Гөлзада Рзаева "Энергетик" мәдәният йортында диретор буларак эшен тәмамлады. Учреждениенең яңа директоры итеп Венера Садирова билгеләнде, элек ул "Кызыл тау" мәдәният үзәген җитәкләгән. Аны мәдәният сарае коллективы белән таныштырдылар.

Венера Садирова Яр Чаллыга 2001 елда күченеп, тормыш корып җибәрә. Шәһәр Башкарма комитетында мәдәният идарәсендә эшли, ул үзен профессиональ, җаваплы һәм креатив белгеч итеп таныта. Тугыз ел элек «Кызыл тау» үзәге төзелеше өчен җаваплы итеп билгеләнә, учреждение эшен тулысынча оештыра. 2010 елдан Венера Садирова – ел саен үткәрелә торган «Сабантуй гүзәле»конкурсын оештыручы.

Венера Садирова җитәкчелеге чорында «Кызыл тау» даими рәвештә республика, федераль грантларга лаек булды: «Идел буе – иҗат территориясе», «Туку станогына кунакка». Соңгы грант – «Концерт-виртуаль зал», аның ярдәмендә үзәктә 2,5 млн сумлык зур экран барлыкка киләчәк, анда республика һәм бөтен дөньяның әһәмиятле концертлары трансляцияләнәчәк.

Әйтергә кирәк, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, шәһәрнең мактаулы гражданины Гөлзада Рзаева "Энергетик" мәдәният йорты директоры вазыйфасында 42 ел эшләгән. Ул - «Энергетик» мәдәният сараеның иҗади коллективы тарафыннан сыналган һәм шәһәр, республика мәдәният учреждениеләре эшенә кертелгән күп кенә проектлар авторы. Мәсәлән, Яр Чаллыда 1989 елдан бирле Татарстан Республикасының төрле районнарыннан килгән якташлар очрашуы үткәрү проекты эшчәнлеген бүгенге көндә дә дәвам итә. Гөлзада Рзаеваның «Ял» һәм «Учак» ялгыз яшәүчеләр белән эшләү проекты күпләргә дуслар табарга, гаилә корырга, ял оештырырга ярдәм итте. Аның җитәкчелегендә Бөек Ватан сугышы ветераннары хоры оештырылды.

Гөлзада Рзаева - бик күп бүләкләр иясе. 2013 елда ул "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы-2012" республика конкурсында катнашып, «Хатын-кыз: мәдәният һәм рухият» номинациясендә җиңә. Ул ВЦСПС «Отличник культурного сердца над селом» билгесе, «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале һәм башкалар белән бүләкләнде.

Чәршәмбе, 7 июль 2021, 12:11