Профилактикалауга юнәлтелгән чараларны тормышка ашыру турында мәгълүмат белән «Родник» халыклар дуслыгы йорты директоры Ландыш Ишалина, Яр Чаллы педагогика көллиятенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Оксана Самоварова һәм башкалар уртаклашты.

Республика СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш үзәге филиалының эпидемиология бүлеге мөдире Радик Шәйхетдинов хәбәр иткәнчә, быел оешма тарафыннан 3732 ВИЧ-инфекцияле кеше ачыкланган.
«Хәзер диспансерда 2250 ВИЧ-инфекцияле пациент исәптә тора. Шәһәрдә авыручылар саны узган ел белән чагыштырганда арткан. Зарарлану очракларының күбесе - 39 яшькә кадәрге кешеләрдә, соңгы елларда 49 яшькә кадәрге ир-атлар арасында авыручылар саны арта. Җенси юл белән тапшыру өстенлек итә», - дип хәбәр итте ул.
Психоактив матдәләр кулланудан зыян күрүчеләрдә дә шундый ук яшь динамикасы күзәтелә. Яр Чаллы Республика суд-медицина экспертизасы бюросының мәетләргә экспертиза бүлеге мөдире Тимур Никитин хәбәр итүенчә, үлем очракларының яше артты. «Зыян күрүчеләрнең уртача статистик портреты бүген шундый: 45 яшькә кадәрге, опиатлар (морфин һәм аналоглар) кулланган эшләмәүче ир-атлар».

Бу санны киметү өчен шәһәрдә мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләреннән башлап, дәүләт учреждениеләре, СПИД-үзәге, шулай ук коммерцияле булмаган оешмаларга кадәр эшчәнлек үткәрәләр. Әйтик, Чаллыда 1989 елдан бирле аноним эчкечеләр җәмгыяте эшли. Бүген аларның төркемнәре өч адрес буенча эшли: 23/11А, 1 кат, үзәк керү юллары, уңга (җыелышлар көн саен 19.00 дән 20.15 кә кадәр үткәрелә); 48/06В, цоколь каты, (җыелышлар сишәмбе, пәнҗешәмбе һәм шимбә көннәрендә 19.00 дән 20.15 кә кадәр үткәрелә); ГЭС поселогында 9/20, 318 бүлмә (җыелышлар көн саен 19.00 дән 20.00 гә кадәр үткәрелә).
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 7 июль 2021, 14:58



