78 нче лицейдан Алексей Грунский математика һәм информатика фәннәре буенча бердәм дәүләт имтиханын 100 баллга тапшырды. Әйтергә кирәк, Чаллы укучысы информатика буенча Бөтенроссия олимпиадасының региональ этабы призеры булып тора. Белемнәре һәм казанышлары өчен укучы математика укытучысы Елена Бубновага һәм информатика укытучысы Ольга Чурбановага рәхмәтле.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 7 июль 2021, 16:07