7 июльдән чит илләрдән кайтучы Россия халкы өчен Роспотребнадзорның яңа кагыйдәләре эшли башлады. Хәзер туристларга ПЦР-тестны ике тапкыр тапшырырга кирәк түгел, COVID-19га бер анализ җитә. Бу хакта шәһәрнең баш санитар табибы Илгизәр Бариев атналык матбугат конференциясендә сөйләде.
«Хәзер Россия Федерациясе территориясенә килгән көннән өч көн эчендә ПЦР методы белән COVIDка бер тапкыр лаборатор тикшеренү узарга кирәк. Лаборатория тикшеренүе нәтиҗәләрен алганчы гражданин яшәү яки тору урыны буенча изоляциядә калырга тиеш. Соңгы 12 ай эчендә вакцинация яисә соңгы алты ай эчендә күчерелгән авыру турында мәгълүмат булганда, ПЦР-тест үткәрү таләп ителми, әмма барлык мәгълүматлар дәүләт хезмәтләре порталына кертелергә тиеш», - дип аңлатты Илгизәр Бариев.
Хәзерге вакытта Яр Чаллыда 2927 яңа коронавирус йогышының лабораториядә расланган очрагы теркәлгән. Күрсәткеч 100 мең кешегә 557,1 тәшкил итә, бу республика буенча уртача күрсәткечтән 8,4% ка түбәнрәк. 118 кеше медицина күзәтүе астында, 8 760 кеше күзәтүдән төшерелгән.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 8 июль 2021, 11:08



