Җомга, 27 сентябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Тантаналар сараенда озак еллар кулга-кул тотынып гомер иткән парларны хөрмәтләделәр. Тантанада катнашучыларны Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрид Салахов сәламләде. Ул шәһәрнең социаль-икътисади, рухи, мәдәни үсешенә өлеш керткән сигез гаиләгә «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медальләре тапшырды. Ул билгеләп үткәнчә, әлеге гаиләләр - чаллылыларның яшь буыны өчен үрнәк.

Алар арасында - Галләмов Ринат Кирам улы һәм Дания Әхмәт кызы - АМЯХ табиблары. 45 ел намуслы хезмәте дәверендә аларга республикабызның меңләгән рәхмәтле гражданы сәламәтлекләрен ышанып тапшырдылар,

Демидов Николай Георгиевич һәм Ольга Ивановна. Гаилә башлыгы Яр Чаллыга 1971 елда килгән һәм пенсиягә чыкканчы 77 төзелеш-монтаж идарәсендә баш механик булып эшләгән. Ольга Ивановна күп еллар 13 нче мәктәптә укытучы булып эшләде. Аларның уллары Олег Николаевич һәм кызы Светлана Николаевна укытучылар династиясен дәвам иттеләр,

Догадин Сергей Павлович һәм Любовь Александровна 1969 нчы елда завод төзелешенә килеп, гаилә коралар. Сергей Павлович СМУ-5дә газ белән эретеп ябыштыручы булып эшли, шунда ук аның булачак хатыны кадрлар бүлегендә хезмәт күрсәтә.

Кузнецов Евгений Александрович һәм Татьяна Владиславовна бу елның октябрендә 40 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үтәләр. Алар Яр Чаллыда бай, якты гомер кичеәләр, һәм хәзер үзләренең дәртләре белән яшьләрдән калыйшмыйлар: эштән соң бал биюләре буенча икәүләп тренировкаларга йөриләр һәм конкурсларда катнашалар.

Бу атнада (11 июль) зур юбилеен-35 ел бергә гомер итүләрен Мухиннар гаиләсе билгеләп үтә. Михаил Викторович, Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе һәм Елена Геннадьевна күп балалы һәм аз керемле гаиләләргә булышалар.

Овтин Николай Филиппович һәм Галина Георгиевна-хезмәт ветераннары, һәм хәзер дә районның иҗтимагый тормышында катнашалар-яшьләрне хәрби-патриотик тәрбияләүдә актив катнашалар һәм Чаллы тормышына өлкән буынны җәлеп итәләр.

Сафин Факил Миңнехәмит улы һәм Ләйсирә Әбүзәр кызы. Факил Сафинның исеме шәһәрдә яхшы билгеле: нәкъ менә ул Чаллыда милли массакүләм мәгълүмат чараларын булдыру һәм торгызуның  башында тора. «Аргамак», «Фән һәм мәктәп»,«Мәйдан. Чаллы», «Көмеш кыңгырау» - барлык бу басмаларны да төрле яшьтәге китап укучылар белә, хәтерли һәм ярата.  

Фаррахов Рәшит Әхмәт улы һәм Фәридә Рәис кызы. Ирле-хатынлы бик күп мактаулы бүләкләргә лаек булалар. Гаилә башлыгы электр энергетика өлкәсендә 26 ел буе эшли һәм бүген Яр Чаллы электр челтәрләре "Челтәр компаниясе" филиалында лаеклы хезмәт куя. Аның хатыны 30 ел буе Кама силикат кирпеч заводында эшләгән. 

Бүләкләү тантанасыннан барлык фотоларны «ВКонтакте» Шәһәр хакимиятенең рәсми төркемендә карарга мөмкин.

Җомга, 9 июль 2021, 09:01