Дүшәмбе, 8 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Мэр Наил Мәһдиев Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин белән бергә Севастопольдә Яр Чаллы һәм Татарстаннан хәрби хезмәткә чакырылучыларны хәрби-диңгез флоты көне белән котлады. Мэр Кара диңгез флоты адмиралы Игорь Осипов белән очрашты, шулай ук Яр Чаллы диңгезчеләре хезмәт иткән хәрби частьларда булды.

Яр Чаллының Кара диңгез флоты белән дустанә мөнәсәбәтләре 2006 елда башланды. 2018 елның гыйнварында флотның иң зур ракета катерларының берсе «Яр Чаллы» дигән исемне алды. Хәзерге вакытта ул 41 нче ракета катерлары бригадасы составына керә.

Мэр Наил Мәһдиев хезмәтләрендә уңышларга ирешкән диңгезчеләргә рәхмәт хатлары тапшырды.

Якшәмбе, 25 июль 2021, 09:38